Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай – великий татарский поэт Gabdulla Tukay – the great tatar poet. – презентация

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Балачак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губернасы, Мәңгәр вулысы) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына – Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямчыга утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямчы исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри…

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул ал­тынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».

Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә.

Уральск чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел

Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов. Бу вакытта Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»…

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск боль­шевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 1905–1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла.

1907 ел

Җаек — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әл-гасрел җәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрел җәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай. Кыска­сы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Ырынбурда, Петербургта яхшы беләләр.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Казан чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов

Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр…

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Таиб Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реаль училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:

Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Ырынбурдагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородга Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.

Соңгы көннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай хастаханәдә, 1913 ел

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.

Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһ Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. Бу — шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.

Тукай Клячкин хастаханәсенә кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул «Амур»дагы күршесе Фатих Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа:

– Тиз терелеп чык, тиз күрешик! – дигәч, Тукай:
Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, – ди…

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакла­рыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, бер­ничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла…

Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 елда шагыйрь болай язган була:

Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла; Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада. (бәкалы – дәвамлы). (бәкалы – дәвамлы)

Тукай безнең көннәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оеш­тыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.

Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде. Татар солдатларының аркасын­дагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Дугасы, Берлин сугышларын күрде. Беларус, Украина фронты сугышчыларының татар халкына хатларында яки татар халкының боларга җавапларын­да Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты иле­без сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты, һәрвакыт югары уңыш казанды. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде илебез белән мәдәният арадашлыгы органының бер бүлеге – «Тукай җәмгыяте» яшәп килә. Шунысы кызык, Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Ф.Яруллинның «Шүрәле»се, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Ә.Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Нәҗип Җиһановның «Кырлай» исемле зур күләмле симфониясе, рәссамнар И.Казаков, Б.Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Б.Урманче иҗаты – Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икән­легенә дәлил.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукай
Тугач бирелгән исем:

Габдулла Мөхәмәтгариф улы Тукаев

Туу датасы:

26.04.1886

Туу урыны:

Кушлавыч, Казан губернасы

Үлем датасы:

15.04.1913

Үлем урыны:

Казан

Эшчәнлек төре

язучы, шагыйрь

Жанр

Поэзия, Проза, Публицистика

Иҗат итү теле

Татар

Дебют

1905

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي‎; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы1913 елның 15 апреле, Казан) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

Биография[]

Балачак[]

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

[[Файл:Tuqay motighi.jpg|left|200px|thumb|Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел]] Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры[]

с[[Файл:Tuqay fiker.jpg|right|200px|thumb|1907 ел]].Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

[[Файл:Тукай кабере.jpg|left|150px|thumb|Тукай кабере Template:Coord]] 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый…

Әдәбият[]

Төп мәкаләләр: Тукай шигърияте, Тукай әдәбияты

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары[]

  1. Г.Тукаев шигырьләре . Беренче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр). — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь). — бит 48.
  2. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр).. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908 ел (8 гыйнвар) [1]. — бит 56.
  3. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [2], 1908 ел (22 октябрь) [3]. — бит 22.
  4. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [4], 1908 ел (декабрь). — бит 22.
  5. Җуаныч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел. — бит 19 б..
  6. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел (14 ноябрь) [5]. — бит 48 б..
  7. Габдулла Тукаев диваны = («Шигырьләр көтепханәсеннән» 8 нче дәфтәр). — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 [6]. — бит 48 б..
  8. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1909 ел. — бит 18 б..
  9. Габдулла Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 3 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (6 март). — бит 48 б..
  10. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 4 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (11 март). — бит 48 б..
  11. Энҗе бөртекләре. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (26 март). — бит 72 б..
  12. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (3 сентябрь). — бит 72 б..
  13. Әдәбият = («Шигырь көтепханәсеннән» 10 нчы дәфтәр) / Г.Тукайның фотосурәте белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (27 октябрь). — бит 30 б..
  14. Исемдә калганнар / Тукай рәсеме белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (12 ноябрь). — бит 38 б..
  15. Балалар күңеле. Беренче җөзьә = Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 ел (23 ноябрь) [7]. — бит 32 б..
  16. Күңелле сәхифәләр = («Мәктәп мөкафяте»ннән 4 нче китап). — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1910 ел (12 апрель). — бит 16 б..
  17. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 ел (29 ноябрь). — бит 24 б..
  18. Халык әдәбияты. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1910 ел (20 июнь). — бит 43.
  19. Әдәбият = (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр). — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 ел (9 июль). — бит 30.
  20. Яңа кыйраәт. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (5 октябрь). — бит 56.
  21. Балалар күңеле = Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия.. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (18 декабрь) [8]. — бит 144.
  22. Күңел җимешләре. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (26 март). — бит 46.
  23. Мияубикә = «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (12 июнь). — бит 144.
  24. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). — бит 23.
  25. Балалар күңеле. Беренче кыйсем. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911 ел (23 ноябрь). — бит 32.
  26. Яшен ташлары. Икенче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 24.
  27. Балалар күңеле. Икенче кыйсем. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел (11 февраль). — бит 32.
  28. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 23.
  29. {{китап

|автор = |бүлек = |башлык = Сабитның укырга өйрәнүе Cite error: Closing missing for tag

|оригинал      =   |сылтама       =  |басма         =  |җаваплы       =  |урын          = Казан |нәшрият       = «Мәгариф» көтепханәсе, Л.П.Антонов матбагасы |ел            = 1912 ел (30 декабрь) |том           =   |бит        =  |битләр        = 48 б. |isbn          =  

}}

Габдулла Тукай истәлеге[]

thumb|Тукай һәйкәле Казанда (Тукая скверыда) thumb|Тукай һәйкәле Петербургта right|200px|thumb|Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:

  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе.
  • Татарстанның Тукай районы.
  • Казан шәһәренең Габдулла Тукай үзәк мәйданы.
  • Казан шәһәренең Габдулла Тукай скверы.
  • Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы.
  • Уфа шәһәрендә Тукай урамы.
  • Ташкент шәһәрендә Тукай урамы.
  • Нукус шәһәрендә Тукай урамы.
  • Анкара шәһәрендә Тукай урамы.
  • Истанбул шәһәрендә Тукай паркы.
  • Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе.
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
  • Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография.
  • Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган.
  • «Поэт Габдулла Тукай» — 305м проектлы туристик теплоходы Иделдә һәм Чулманда йөри.
  • ТЮРКСОЙ 2011 елны Тукай исеме булачак мрәжәгәт итте.

Тукай өчен һәйкәлләр Казанда (Тукай скверда һәм опера-балет театр янында), Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Җаекта, Анкарада (Төркия) бар.

Әдәби әсәрләр[]

  • «Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи
  • «Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи
  • «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин
  • «Тукай Петербургта» – Ибраһим Нуруллин
  • Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада[]

  • «Тукай маршы» – Заһид Яруллин
  • Шүрәле балетыФәрит Яруллин
  • «Кисекбаш» балеты – Рәшит Гобәйдуллин
  • «Алтын тарак» балеты – Әнвәр Бакиров
  • «Шагыйрь мәхәббәте» операсы –Резеда Ахиярова һәм Ренат Харис

Тукай театрда [9][]

Искәрмәләр[]

  1. титул битендә ялгыш 1907 ел дип күрсәтелгән
  2. тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  3. титул битендә күрсәтелмәгән
  4. тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  5. тышлыкта 1909 ел
  6. тышлыкта елы юк
  7. тышлыкта 1910 ел
  8. тышлыкта 1911 ел
  9. Халыкара театр көненә – “Тукай образы – сәхнәдә” кичәсе

Төркем:Габдулла Тукай Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар публицистлары

Балачак Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. image Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур. “Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул – укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара. Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. 1907 ел 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елныңиюнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Тукай кабере 55.760223° т. к. 49.106168° кч. о.   1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый…image

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаев тууына 134 ел була  килә.

  1. Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар. image

    Тукай озын буйлы шәкерт янында басып тора

  2. Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.
  3. Габдулла Тукай үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Бүгенге көндә галимнәр Тукайның үз мәкаләләрен имзалаганда 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлиллиләр. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Догачы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Биик усал”, “Болгар”, “Имзасыз да Яраретдинов”, “Милләтче”, “Мин язмадым”, “Мылтык”, “Мәҗнүн”, “Мөсафир”, “Салам Торхан”, “Счет төймәсе”, “Сөңге”, “Уральск кешесе”, “Хәйләсез”, “Чапансыз”, “Шәкерт угы”, “Җен” һ.б. имзалар бар. image

    “Халык моңнары” китабы

  4. Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
  5. Замандашлары сөйләве буенча Габдулла Тукай кием-салымга артык игътибар итмәгән. Шагыйрь тормышыннан шундый вакыйга билгеле: базардан яңа пиджак алгач, аның 2 размерга зуррак булуына карамастан, ул аны бер дә кыенсынмыйча, шактый озак кына киеп йөргән. image

    “Болгар” кунакханәсе

  6. Габдулла Тукай халык җырларын бик тә яраткан һәм аларны җыю буенча да шактый гына эшләр башкарган. Шагыйрь 1910 елда “Шүрәле” тәхәллүсе белән имзаланган “Халык моңнары” дип исемләнгән, үз эченә 28 җырны туплаган китап бастырып чыгара.
  7. 1906-1907 нче елларда «Әл-гаср әл-җәдид» («Яңа гасыр») җурналында Габдулла Тукай Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра.
  8. Габдулла Тукайның Казанда “Болгар” кунакханәсенең 40нчы бүлмәсендә яшәгәне күпләргә мәгълүм, әмма Тукай әлеге кунакханәдән тыш 1907 елда “Сарай” кунакханәсе номерларында (Париж Коммунасы урамы, 9 нчы йорт), соңрак кыска гына вакыт “Свет” кунакханәсендә, ә 1912-1913 елларда “Амур” кунакханәсе (Мәскәү урамы, 70 нче йорт).
  9. image

    “Амур” кунакханәсе бинасы

    Тукай тормышында хатын-кызлар күп булганмы? Җаекта яшәгән елларында Тукайның ошатып йөргән 2-3 туташы булуын язалар һәм аларның барысының да исемнәре Фатыйма булуын искәртәләр. Ә инде Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә бары тик Зәйтүнә Мәүлүдова гына була. Зәйтүнә Тукайның замандашы һәм дусты – язучы Фатих Әмирханга туган тиешле була. Шуңа күрә Тукай белән Зәйтүнәнең танышуына сәбәпче кеше дә – Фатих Әмирхан. Тукай белән Зәйтүнә өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза: Тукай йә чыгып китә, йә салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Зәйтүнә Казаннан күченеп киткәндә Тукай аны озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган. image

    Зәйтүнә Мәүлүдова

  10. Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.
  11. Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
  12. Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителә. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Ул заман өчен хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт бирә. image

    Тукайны соңгы юлга озату

  13. Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган (1913). image

    Тукай сурәте төшерелгән конфет тышлыгы

  14. Шагыйрьнең вафатыннан соң аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган, бүгенге көндә ул Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана. Бу битлекнең язмышы бик үзенчәлекле. Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы – Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр.

    Шагыйрьнең вафатыннан соң төшереп алынган гипс битлек

    Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Шагыйрьнең йөзеннән гипс битлек төшереп алу хәстәрен кем оештырган? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар.

  15. Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның өч һәйкәле бар. Аның берсе Тукай исемен йөртә торган скверда, икенчесе М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы янында һәм өченчесе шагыйрьнең җәсәде күмелгән Яңа татар бистәсе зиратында.

Булат Ибраһим, “Татарлар” газетасы

2020-04-23

Оцените статью
Рейтинг автора
4,8
Материал подготовил
Егор Новиков
Наш эксперт
Написано статей
127
А как считаете Вы?
Напишите в комментариях, что вы думаете – согласны
ли со статьей или есть что добавить?
Добавить комментарий